Җырларның сүзләр


Ә Н И Л Ә Р В А Л Ь С Ы
Гөлсинә Гәрәева көе һәм сүзләре
Нинди шатлык бүген
Безнең бакчабызда.
Бәйрәмгә килгәннәр
Әниләр барсы да.
Куш. Кушылып җырлагыз
Әниләр вальсына.
Исәнлек, иминлек
Телибез барсына.
Котлап әниләрне
Шаян кояш көлә.
Чәчәк бүләк итик
Бүген син дә, мин дә.
Куш.

М А Э М А Е М
Г Гәрәева көе һәм сүзләре
Бар минем Акбаем,
Бик матур маэмаем.
Ягымлы, сөйкемлеҮзе шат, күңелле.
Койрыгын болгый ул,
Тәпиен ялый ул.
Һау-һау-һау, дип өрә,
Уйнап һич туймый ул.


Ш А Я Н К Ы З
Г. Гәрәева көе һәм сүзләре.
Чигүле читек киям дә
Көзге каршына киләм.
Үзем бәләкәй булсам да
Тыпырдап бии беләм.
Әйе шул, әйе шул,
Көзге каршына киләм.
Әйе шул, әйе шул,
Тыпырдап бии беләм.
Мин елмайсам, ул елмая,
Күптәнге дуслар кебек.
Кайчак шулай шаяртышып,
Алабыз икәү биеп.
Әйе шул, әйе шул,
Күптәнге дуслар кебек,
Әйе шул, әйе шул.
Алабыз икәү биеп.
Көзгедәге шук кыз белән,
Әй, биибез бергәләп.
Икебез дә шат күңелле,
Икебез дә күбәләк.
Әйе шул, әйе шул,
Әй, биибез бергәләп,
Әйе шул, әйе шул,
Икебез дә күбәләк.

Ә Н И Е М Ә
Р. Миңнуллин сүзләре, Г. Гәрәева көе.
Таңнар да нурлырак, көннәр дә җылырак,
Күңел дә җырлырак янда син булганда.
Таңнар да нурлырак, көннәр дә җылырак,
Күңел дә җырлырак янда син булганда.
Синнән дә яктырак, синнән дә яхшырак,
Синнән дә ягымлы кеше юк дөньяда, Әнием.
Китсәм дә читләргә, әнием шикләнмә,
Талпынып яныңа кайтырмын ерактан.
Китсәм дә читләргә, әнием шикләнмә,
Талпынып яныңа кайтырмын ерактан.
Мин диеп йөрәгең көн яна, төн яна,
Син минем бәхтемә яшисең дөньяда, әнием.
ӘНИЕМ!

Т У К А Й Г А К И Л Ә Х А Л Ы К
Таһир Шәмсуаров сүзләре, Г. Гәрәева көе
Җырларын ятлап күңелдән,
Талантына таң калып.
Бөек җырчысы янына
Тукайга килә халык.
“Тәфтиләүләр” белән килә,
“Зиләйлүкләрне” көйләп.
Туган телнең бар аһәңен (матурлыгын)
Аңлатып булмас сөйләп.
Аның белән тел ачылган,
Һәр адымда кирәк, бел.
Туган тел—Тукай теле ул,
Тукай теле--туган тел.
Җырларын ятлап күңелдән,
Талантына таң калып.
Бөек шагыйре янына
Тукайга килә халык.
Г А Р М У Н С А Й Л Ы Й Е Г Е Т
Мирһади Разов сүзләре, Г. Гәрәева көе.
Урамнан ук ишетелә
Моңга күмелгән кибет.
Әй, җыелган монда халык
Гармун сайлый бер егет.
-Бусы түгел, тегесе шәп,
Киңәш бирә бер бабай.
Яле, улым, өздер әле,
“Сарманны” уйна, давай.
Куш. Һей. Һей, һей-һей-һей.
Киңәш бирә бер бабай.
Яле, улым, өздер әле,
“Сарманны” уйна, давай.
Уйный егет ялындырмый,
Кош тоткан кебек үзе.
Шатлык балкый йөзләрендә
Елмая ике күзе.
Туктап кызлар тыңлап тора,
Сихерләнгәннәр кебек.
Дәртләндерә күңелләрен
Гармунчы япь-яшь егет.
Куш. Һей, һей, һеһ-һей-һей,
Сихерләнгәннәр кебек.
Дәртләндерә күңелләрен
Гармунчы япь-яшь егет.
“Туган телне” уйный, аннан
“Эрбет”не, “Сабантуй”ны.
-Арганнарым бетте, диеп,
Кибетче әйтеп куйды.
Уйный егет дулкынланып,
Эх, дәртле соң көйләре,
Татар моңын бар дөньяга
Сипте гармун телләре.
Куш. Һей, һей, һей-һей-һей,
Эх, дәртле соң көйләре,
Татар моңын бар дөньяга
Сипте гармун телләре.
А Л Т Ы Н Т У Й
Гөлсинә Гәрәева көе һәм сүзләре.

Бүген бездә бик зур бәйрәм,
Бар гаилә җыелды.
Әби белән бабакайның
Алтын туйлары булды.
Куш. Елмаешып утыралар
Әби белән бабакай.
Әйтерсең лә, бүген генә,
Бүген генә кавышкандай.
Әтием дә, әнием дә
Бик ярата аларны.
Яратмыйча момкинме соң.
Бу сөйкемле парларны.
Куш. Елмаешып утыралар
Әби белән бабакай.
Әйтерсең лә, бүген генә,
Бүген генә кавышкандай.
Балалардан, оныклардан
Алтын туйга теләкләр.
Ел артыннан еллар артсын,
Картаймасын йөрәкләр.
Куш. Елмаешып утыралар
Әби белән бабакай.
Әйтерсең лә, бүген генә,
Бүген генә кавышкандай.
С А Б А НТ У Й
Г. Гәрәева көе һәм сүзләре.
Сабантуй! Сабантуй!
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Гөрләп килә Сабантуй
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Гөрләп килә Сабантуй
Һей. Һей, һей, һей.
Гөрләп килә сабантуй!
Һей. Һей, һей, һей.
Гөрләп килә сабантуй!
Сабантуенда гына була гаҗәп ярышлар
Сабантуенда гына була гаҗәп ярышлар.
Ат чабышы, чүлмәк ватышлы
Җыр ярышы, аркан тартышлы.
Иң кызыгы, иң кызыгы... Көрәш барышы.
Һей, һей, һей, һей! Көрәш барышы.
Һей, һей, һей, һей! Көрәш барышы
Сабантуенда гына була гаҗәп ярышлар
Сабантуенда гына була гаҗәп ярышлар.
Капчык киеп тиз-тиз йөгерү,
Көч сынашу, герләр күтәрү.
Иң кызык, иң кызыгы, бүләк өләшү.
Һей, һей, һей, һей! Бүләк өләшү!
Һей, һей, һей, һей! Бүләк өләшү!
Сабантуй! Сабантуй!
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Гөрләп килә Сабантуй
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Гөрләп килә Сабантуй
Һей. Һей, һей, һей.
Гөрләп килә сабантуй!
Һей. Һей, һей, һей.
Гөрләп килә сабантуй!
Т А Ң С Ы Л У Җ Ы Р Ы.
( Әни белән кызы җырлый)
Р. Миңнуллин сүзләре, Г. Гәрәева көе
Кызым бер җыр уйлап тапкан,
Уйлап тапкан.
Шул җыр килә төрле яктан,
Төрле яктан.
--Мин әнине яратам,
Мин әтине яратам.
Җырлый кызым көндә безгә,
Көндә безгә.
Җыр яңгырый бүлмәбездә,
Бүлмәбездә.
--Мин калачны яратам,
Мин кояшны яратам.
Кызым җырлый, җыры тынмый,
Җыры тынмый.
Бөтен дөнья җырын тыңлый,
Җырын тыңлый.
--Мин өемне яратам.
Мин илемне яратам.
ЙӨРИБЕЗ ҖИР ШАРЫ ӨСТЕНДӘ
Мидхәт Миншин сүзләре. Г.Гәрәева көе.
Йөрибез җир шары өстендә,
Тынычлык юлларын бизибез.
Кем улы, кем кызы булсак та,
Бәхетле булырга телибез.
Йөрибез җир шары өстендә,
Шатлыктан өметле көнебез.
Чәчәккә күмелсен җиребез,
Зур эшкә, көрәшкә әзер без.
Б У – Т У Г А Н Җ И Р
Мирһади Разов сүз. Г. Гәрәева көе.
Кара туфрак. Яшел чирәм.
Алтын иген. Ипи исе.
Бу—туган җир, иң кадерле,
Иң бөек һәм изге җисем.
Куш: Бу—туган җир. Аңлый алган
Гомерләрнең бөтен гамен.
Күңелләрдә кояш итеп
Һәрке йөртә аның ямен.
Бу—туган җир, шатланучы
Безнең нәни сөенечкә.
Яхшы булмый мөмкинме соң,
Шундый җирдә туып үс тә.
Куш: Бу—туган җир. Кеше иткән,
Йөрәкләргә моңнар биргән.
Гомер буе аерылмас
Бала бит без туган җирдән.
Ч И Г Ү Ч Е К Ы З
Гөлназ гарипова сүз. Г. Гәрәева көе
Чигешләрең бигрәк матур,-
Алтынмы әллә кулың?
Аллы-гөлле ак чәчәкләр—
Гүя, тылсымлы болын.
Аллы-гөлле ак чәчәкләр—
Аллы-гөлле ак чәчәкләр—
Гүя, тылсымлы болын.
Серле күзләреңнең нуры
Күчкәнме соң сөлгеңә.
Шушы нәни кашкарыйлар
Охшаганнар үзеңә.
Шушы нәни кашкарыйлар
Шушы нәни кашкарыйлар
Охшаганнар үзеңә.
Әй. Чибәр кыз! Гүзәллегең
Бар дөньяны балкыта.
Чигеп элгән пәрдәләрең
Тәрәзәне яктырта.
Чигеп элгән пәрдәләрең
Чигеп элгән пәрдәләрең
Тәрәзәне яктырта.
Көмештәй тавышың белән
Чылтырап бер көләсең.
Кешеләрнең күңеленә
Кояш булып керәсең.
Кешеләрнең күңеленә
Кешеләрнең күңеленә
Кояш булып керәсең.
Т А Т А Р С Т А Н
Резеда Вәлиева сүз. Г. Гәрәева көе.
Туган ягым минем—Татарстан,
Сызлып кына ата анда таң.
Сызлып кына аткан таңнарыңны
Балачактан өзлеп яратам.
Туган ягым минем—Татарстан,
Талгын гына исә җилләрең.
Талгын гына искән җилләр кебек,
Тыныч булсын килер көннәрең.
Туган ягым минем—Татарстан,
Нигезеңдә алтын чайкала.
Иңнәреңдә Идел, ә түреңдә Балкый Казан—гүзәл башкала.

БАЛАЛАРНЫҢ КӨЛҮЛӘРЕ
Р. Миңнуллин сүз. Г. Гәрәева көе.
Балаларның көлүләре
Тынычлыкның җыры сыман
Ул көлүгә балачакның
Әллә күпме җыры сыйган.
Куш. Балаларның көлешкәнен
Ишетсен Җир, тыңласын Җир!
Балаларның көлүеннән
Берчакта да тынмасын Җир!
Көлү безне дуслаштыра,
Көлү безне берләштерә.
Бәхетле дә көчле дә без
Бергәләшеп көлгәч кенә.
Куш:
Ә балалар көлә икән.
Илебездә, җиребездә.
Димәк җирдә исән әле,
Имин, димәк, илебез дә.
Куш:

НӘНИ КҮҢЕЛ ҖЫРЛАРЫ
Г.Гәрәева сүзләре һәм көе
Җырларым, җырларым, сез нәни күңелнең
Кылларын, кылларын чиртәсез.
Балалар турында, олылар турында
Җырларга сез киңәш итәсез.
Җырларым, җырларым, сез нәни күҗелнең
Хисләрен, хисләрен тоясыз.
Матурлык турында, яктылык турында
Сез миңа җырларга кушасыз.
Җырларым, җырларым, сез нәни күңелнең
Беләсез уйларын, теләген.
Сабыйлар бишектә тынычлап йокласын,
Халыклар дус-тату яшәсен.
БАЛАЧАККА ЕШРАК КАЙТЫГЫЗ
Р. Миңнуллин сүз. Г. Гәрәева көе.
Балачакны ташлап чыгып киттек,
Ерагая һаман арабыз.
Балачаклар кире кайтмас инде,
Ләкин без бит кайта алабыз.
Куш: Без тынгысыз заман кешеләре,
Вакытлар да безнең, һай, тыгыз.
Ә шулай да үкенмәслек булсын
Балачакка ешрак кайтыгыз.
Балачак—ул безнең бишегебез,
Нигезебез, туган ягыбыз.
Әллә шуңа олыгайган саен
Балачакка тарта җаныбыз.
Куш:
Балачакның яшел урамнары.
Безне сагынып каршы алачак.
Әгәр кайтмый калсак, беркайчан да
Гафу итмәс безне балачак.
Куш.

К У Н А К Ә Б И
Г. Гәрәева сүзләре һәм көе.
Әбиемне көтеп алам
Авылда яши бит ул.
Ул килгән көн бәйрәм була,
Аның белән рәхәт шул.
Әби килгәч. үзебез дә.
Кунак кебек йөрибез.
Тәмле әйберләр пешереп
Ашата әбиебез.
Гел елмаеп кына тора
Барыбызны да көйләп.
Кич утырганда, җыелып,
Көлдерә кызык сөйләп.
Әбекәем, син кадерлем,
Тагын кайчан килерсең?
Җәй җиткәч, синең яныңа
Үзем барам, күрерсең.
К Ө З Т Ө С Е
Фәния Зиннәтуллина сүз. Г. Гәрәева көе.
Сары кояш күктә көлә,
Сары яфрак коела
Өстемдә сары күлмәгем
Кояш кебек тоела.
Куш. Әй. Көз төсе, сары төс,
Килеп җитте алтын көз.
Кызыл балан, кызыл яфрак,
Кызыл гөләп, алмалар.
Кызыл бантик чәчләремдә
Миләш кебек яналар.
Куш. Әй, көз төсе, кызыл төс.
Килеп җитте матур көз.
Әбиемдәй ягымлы ул,
Җылы, матур һәм чибәр.
Алтын көзнең бер мизгелен,
Әбиләр көзе, диләр.
Куш. Әй, көз төсе, төрле төс,
Китмә бездән алтын көз.

Приложенные файлы

  • docx 19348793
    Размер файла: 26 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий