Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий


Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий
Катнашалар:1 нче Юни,2 нче Юни,Сихерче ,Куян,Бүре
Балтач районы Чапшар башлангыч мәктәбенең1 нче квалификацион категорияле укытучы Хасанова Раушания Фаргатовна
Бәйрәмчә бизәлгән зал, матур музыка
1 алып баручы Ишетәсезме, дуслар? Сизәсезме, дуслар?
2 алып баручы Сизәбез, ……..бик яхшы сизәбез.
1 алып баручы Нәрсә сизелә,…….?
2 алып баручы Яңа ел чыршысын әйтәм инде. Быел ул бигрәкләр хуш исле. Аны сизми калу мөмкинме соң? 1 алып баручы Тагын ниләр сизелә, дустым?
2 алып баручы Тәмле мандарин исе килә... 1 алып баручы Тагын? 2 алып баручы Тагын нәрсә сизеләме? Бүген кешеләр ягымлырак, күзләреннән нур ташып тора... 1 алып баручы Нигә шулай икән соң ул? 2 алып баручы Ничек шулай булмасын? Бүген бит бездә Яңа ел бәйрәме.1 алып баручы Баштук шулай диләр аны. 2 алып баручы Әйдә,......... соравыңны яңадан кабатла. 1 алып баручы Ишетәсезме, дуслар? 2 алып баручы Сизәсезме, дуслар?
Бергә: Яңа ел килә! Яңа ел килә!
2 алып баручы бергә (тамашачыга карап):Исәнмесез, кадерле дуслар! Яңа ел белән сезне! Ул сезгә нык сәламәтлек, бәхет, шатлык алып килсен!
(Шау-гөр килеп”Здравствуй,ёлка!” җыры көенә биеп, бәйрәмчә киенгән балалар керә)
1 укучы:
Исәнме, чыршы, исәнме! Тагын да бер ел үтте Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Ян яктырак, чыршыкай Балкысын утларың Бүген синең тирәңә Җыелган дусларың.
2 укучы:
Күрегез безнең чыршыны Ничек матур киенгән Безгә бәйрәм ясар өчен Урманнан безгә килгән.
Нинди генә уенчыклар Муенсалар юк анда Серле шар һәм алмалар Бөреләр дә бар анда
3 укучы:
Гаҗәп күркәм безнең чыршы Җем-җем килеп яна ул Башлыйбыз чыршы бәйрәмен Котлы булсын Яңа ел!
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!
4 укучы:
Кыш килде акка төренеп Җир өстен сөеп кенә Тау битләрен сыйпап үтте Ак көртләр өеп кенә.
Җем-җем иткән йолдыз белән Тулган төнге саф һава Ә көндез ап-ак чәчәктәй Ябалак карлар ява.
5 укучы:
Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде
Ак бүздәй йомшак кар белән
Җирне биләүләп төрде.
Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.
Нинди бәйрәм? –диеп сорасагыз-
Бүген бездә чыршы бәйрәме!
6 укучы:
Үсте чыршыбыз урманда,
Шаулап торды анда.
Җәен дә, кышын да зифа
Яшел тора һаман да.
7 укучы:
Хәзер чыршыбыз бизәлгән,
Муенсалар да элгән,
Безгә шундый матур бәйрәм,
Зур шатлык алып килгән.
8 укучы:
Яңа елның һәрбер көне
Бәхетләр алып килсен.
Һәр ишектән шатлык тулы
Яңа ел җыры керсен.
Әйдәгез әле,безнең матур залыбызда да Яңа ел җыры яңгырасын әле.
”Чыршы янында җыры”
1 алып баручы(залга карап) Балалар! Димәк, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык?
Балалар: Яңа ел бәйрәменә, чыршы бәйрәменә!
2 алып баручы: Дөрес әйтәсез. Ә сез беләсезме бу бәйрәмдә иң зур кунак кем?
Балалар: Кыш бабай!
1 алып баручы: Кыш бабайны чакырыйкмы бирегә?
Балалар: Чакырыйк!
2 алып баручы: Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез.
Сораулар:
-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?
-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?
-Кыш бабай - әйбәт бабай, әйеме?
-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?
-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?
-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?
-Чыршыбыз бик матур, әйеме?
-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?
-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?
-Помидорлар да үсә, әйеме?
-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?
-Кыш бабай суыктан курка, әйеме?
-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?
1 алып баручы: Сез җавапларны дөрес бирдегез. Хәзер Кыш бабайны һәм кунакларны чакырырга да була. Алар ни өчендер күренми бит әле, нәрсә булды икән? Әйдәгез әле,кычкырып карыйк.Бәлки безнең тавышны ишетеп килеп җитәр.
Бергә:Кыш бабай!Кыш бабай!Кил безгә!
(Сыбызгы сызгыртып 2 Юни керә)
Аб. -Бу нинди тавыш?Кем безнең бәйрәмне бозарга тели?
Юни Бу бит без.Әллә сез безне танымыйсызмы,балалар?Бездән
башка гына бәйрәм үткәрмәкче буласызмы?Юк,бу эшегез барып
чыкмас!
А.б. Ярар Юни,без сезне таныдык та ди.Сез безне аптырашта
калдырдыгыз бит әле.Урамда кыш уртасы.Зәмһәрир суык кыш
көнендә сез нишләп кеше көлдереп,сыбызгы сызгыртып, туп уйнап
йөрисез соң?
1нче юни.Балалар ,киләсе 2013 нче ел бит -Универсиада елы.Ә анда
катнашыр өчен көчле,җитез,чыдам булырга кирәк. Кыш көне аю
шикелле йокы симертеп ятсагыз,июль аендагы универсиада
уеннарында ничек кыймылдап йөрмәкче буласыздыр сез?Мин
берничек тә аңлый алмыйм.
2 нче юни.Анда бит 27 төрле спорт уены кертелгән.Хәзердән үк
әзерләнмәсәгез,җәй хәзер килеп җитә ул.Башта кар эреп бетсен
дип,аннары пычрак бетсен дип,аннары чирәм чыксын дип көтеп
торсагыз,тагын медальләр саны аз була бит безнең команданың.
1 нче юни.Мәктәптә укып йөргән булалар бит әле тагын.Шуңа да
башыгыз җитмимени соң сезнең?Хәзердән үк әзерләнә
башлагыз.Калган эшкә кар ява,диләр бит.
2 нче юни Менә без дустым юни белән көн дә физик күнегүләр
ясыйбыз.Көнгә 3 әр,4 әр сәгать спорт белән шөгыльләнәбез.Бездән
үрнәк алырга кирәк!(Туп белән уйнап күрсәтәләр,Төрле кызык
күнегүләр ясыйлар,балалардан да ясаталар).
1 нче юни Ягез әле,ягез,берәрегез сальто ясый беләме?Ә шпагатка
төшә беләсезме?Ягез,ягез кыюрак!
2 нче юни Әйдәгез әле балалар ,без сезнең җитезлегегезне сынап
карыйк әле.Сезнең арада бик тә өлгер,җитез балалар бармы
икән?Андый балаларны без үзебез белән алып китәбез.Казандагы
тренерларыбыз шундый балаларны барлап алып кайтырга
кушканнар иде.Истәлек өчен видеога да төшереп алып китәбез.
“Танцующий зоопарк» уены.
1 нче юни Балалар,без китик әле.Сезнең янда безгә бик күңелле
булды.(сәгатькә карыйлар)Безнең тренировка вакыты җитә.1 генә
минутны да әрәм итәргә ярамый безгә.
2 нче юни Ә сезгә бәйрәм бүләге итеп җитезлегегез өчен менә бу
шкафны калдырабыз.Ләкин бу бүләк –шкафны без китмичә
ачмагыз.
Икесе бергә:Сау булыгыз,балалар!Универсиадада очрашканга
кадәр!
(Шкафны ачалар,аның эченнән Сихерче чыга.)
А.б.Абау,син кем?КЕмне калдырып киткәннәр соң безгә Юнилар?
Сихерче:Мин –сихерче,күз буучы.Сезнең телдә фокусник та диләр
мине.Исемем Әл-абдурахман-афсун –туфсун-тфу-тфу-рахад-лукум.
А.б.Алай икән.Алайса син бик оста тылсымчы булсаң,безнең
әйткәннәрне эшләп күрсәт.
Сихерче:Баш өсте,баш өсте .Ни боерасыз?
А.б.Бездә бүген яңа ел бәйрәме.Ләкин кыш бабабыз белән кар
кызыбыз нишләптер һаман да күренмиләр .Бәйрәмебездә кыш
бабай белән кар кызын тизрәк күрәсебез килә
Сихерче:Була ул,хәзер,хәзер.(Сихерли,тылсымлый)Әфсен-төфсен.
Әфсен-төфсен.Бәйрәмнең иң олы,иң затлы,иң кирәкле кунаклары
биредә булсын!
(Кыш бабай киемендә куян керә.Аның артыннан кар кызы
киемендә бүре керә.)

Җырлыйлар “С Новым годом!”җыры.
А.б.Балалар бу кыш бабай белән кар кызы бик шикле күренәләр
бит,әйдәгез әле сынап карыйк әле.Мин сезгә табышмаклар
әйтәм,әгәр шул табышмакларга җавап тапсагыз бәлки ышанырбыз.
1.Елга ул тик бер килә.
Ул килсә,җир гөр килә.
Яшел чыршы әйләнә
Якты заллар күренә.
2.Яши диләр урманда,
Кемнең дә юк күргәне.
Былтыр гына күргән ди.
Аның исеме-….
3.Бер карчык яши, кара урмандаНичек курыкмый,яши ул анда?
Аның үзеннән,күрсәң куркырлык.
Куркыныч карчык була-….
4.Килә бары кыш җиткәч,
Иске ел үтеп киткәч.
Үзе белән һәрвакыт
Яңа ел алып килә.
Бүләк тулы капчыгын
Иңенә салып килә
5.Кыш бабайның юлдашы,
Аның белән гел бергә.
Шуңа аны җәй көне
Мөмкин түгел күрергә.
Җәй көне ул бөтенләй
Мөмкин хәтта эрергә,
Суга әверелергә.
А.б :Табышмакларга җавап таба алмадыгыз бу сынауда җиңелдегез.
Тагын бер генә тапкыр сынап карыйбыз да,җиңелсәгез бәйрәмебездән китәсез.Чыршыбызның утлары һаман да янмаган килеш,ул күңелсезләнеп утыра.Кодрәтегездән килсә,аны кабызыгыз.(Тырышып карыйлар тик яндыра алмыйлар)
-Сез чын кыш бабай белән кар кызы түгел.Сез җиңелдегез!Димәк бәйрәмнән китәсез.Безгә мондый алдакчылар кирәк түгел.Шулай бит балалар!
(Куян киемнәрен сала.)
-Мин киемнәремне калдырам.Гафу итегез мине, зинһар өчен һәм миңа ярдәм итегез.Мин бит бүредән куркам.Мин китеп эз югалтканчы бурене тоткарлап торыгыз.
Куян китә.Бүрене балалар түгәрәктә тоткарлап торалар.
Алып баручы:Тылсымчы,синең тылсым көчең барып чыкмады.Әгәр шушы киемнәрне алып барып биреп Кыш бабай белән Кар кызын бирегә җибәрсәң,без бик рәхмәтле булыр идек.
Сихерче:Ярар,мин тырышып карармын!(сихерче киемнәрне алып китә)
Алып баручы:Балалар,әйдәгез әле чыршы тирәли бер җырлап
алыйк әле.Бәлки безнең тавышны ишетеп Кыш бабабыз да килеп
җитәр.
“В лесу родилась ёлочка» җыры.
“Танец вправо»уены.
Кыш бабай һәм Кар кызы керәләр
Кыш бабайИсәнмесез,кадерле дусларым!

Кар кызы Исәнмесез,кадерле балалар!
Кыш бабай Дусларым!Менә мин яңадан сезнең янда.Бүген сезнең
белән очрашканга төгәл 1 ел.Сезнең кайбер шаяннарыгыз миннән
көләргә дә мөмкин .Янәсе,Кыш бабай –әрәмтамак.Ул елга 1 генә
көн эшли.Чынлыкта исә күренеп йөрмәсәм дә ,мин ел буе сезнең
белән.Чөнки мин Яңа елның хуҗасы.Мин бу ел өчен
җаваплы.Шуның өчен дә яңа елда ирешелгәннәр турында
сөйләгәндә,мин дә сезнең белән горурланам.Кимчелекләр турында
сүз чыкса,сакалымның бөртекләренә кадәр кызара.
Алып баручы:Кыш бабай,безнең балалар йөзгә кызыллык
китермиләр.Алар укуда да ,сәнгатьтә дә,спортта да бик актив
катнашалар.
Музыка, (татар халык көе "Ай, дубыр-дубая")
Кыш бабай белән балалар җырлый.
К.б. Ай-һай шаян икәнсез,
Мине җиңәм дигәнсез. Кыш бабагыз карт булса да, Хәйләкәр ул,
беләмсез.
Балалар (шаяртып). Ай, дубыр-дубая, Ай, дубыр-дубая. Кыш
бабай биегәндә Бер аяк артка кала.
К.б. Капчыгымда күчтәнәчләр
Алып килдем мин сезгә. Әгәр шулай
шаяртсагыз Бирмәм әле берсен дә.
Балалар. Ай, дубыр-дубая, Ай, дубыр-дубая. Кыш бабайның
биегәндә Капчыгы төшеп кала.
А.б. Кыш бабай, бик арыдың бугай, утырып ял ит. Безнең балалар
үзләренең һөнәрләрен күрсәтсеннәр.
К.б. Әй, балалар беләләр шул, Кыш бабаларының шигырь-җыр
яратканын. Әйдәгез,әйдә!Бик рәхәтләнеп тыңлыйм.
А.б.Кыш бабай безнең быел гына 1 нче сыйныфка кергән 3
укучыбыз бар.Алар бик тә тырышып укырга,язарга өйрәнделәр,Син
килешкә матур шигырьләр әзерләп куйдылар.Яле тыңлап кара әле.
Кыш бабайга концерт номерлары башкарыла
К.б. Балалар, бик сөендем, минем оныгым да сезнең арада икән.Бик
матур һөнәрләрегез бар икән.Тукта әле тукта әле, мин бит әле сезгә
зур капчык белән күчтәнәчләр дә әзерләдем. Өч тапкыр таягы белән
идәнгә бәрә. Капчык керә. Чишәләр. Анда куян! К.б.(аптырап).
Туктале. Син каян монда килеп чыктың?

Куян.Тс-с, тс-с-с. Мин качтым.
К.б. Кемнән?
Куян. Кемнән булсын,бүредән.
К.б. Курыкма. Озын колак. Менә безнең балалар белән таныш.
Бәйрәмдә катнаш.
Куян (куяннарны күреп). Ой, монда минем дусларым күп икән.
Чыгыгыз әле, бергәләп уйныйк. Беләм, сез кишерләр яратасыз. Кем
күбрәк кишер җыяр икән?
Уен " Кем күбрәк кишер җыя ".
Алып баручы нәтиҗә ясый. Балалар уйнаганда бүре кереп, бинокльдән карап тора.
Бүре. Ха-ха-ха. Нихәтле куян
Берәрсен тотам.(Эре-эре атлап куяннар артыннан йөгерә, алар
качалар. Олы куян Кыш бабай артына кача, колакларын селкетеп,
сикерә-сикерә үчекләп тора).
Бүре. Ну, кылый, погоди! Хәзер мин сине...
К.б.Туктагыз әле, бәйрәм көнне дә болай ачуланышып йөрмәгез,
дуслашыгыз.
Уен "Кем беренче урындыкка утыра ". Башта балалар уйныйлар.
Соңгысында бүре белән куян уйныйлар. Бүре килеп утыра да, куян
аның алдына килеп утыра.
Бүре. Ай-ай җаным, йөрәкләрем әллә нәрсә эшли. Волноваться
итә(җырлый) Син кайларда йөрисең икән Куянкаем, җанкаем,
иркәм. Көн саен, сәгать саен, көтәм Мин сине сагынып
көтәм,көтәм.
Куян. Оялтма син мине бу кадәр Кызартма син мине
бу кадәр. Нишлим, кибәм, сулам, ябыгам, Бүре, бәгърем, мин
синнән куркам.
Бүре. Менә сиңа, җаным, уң кулым.
Куян. Менә сиңа бәгърем сул кулым.
Бүре. Биик бергә, чыршы янында.
Куян. Бөтен кеше монда чагында. Куян, Бүре танго бииләр.
К.б. Бу хәтле матур биегәч, сезгә берәр бүләк бирмичә булмас
инде.(Капчыгыннан икесенә дә шар алып бирә.Үзе сөйләнә)
Бар да шундый күңелле булды. Тик капчык белән бүләкләр генә юк.
Бу вакытта Куян белән Бүре шар кабарталар. Шарлары шартлый.
Берсеннән язу килеп чыга.
Куян. Кыш бабай, кара. Монда хат бар.
Бүре. Каян килеп хат булсын, кәгазь кисәге.
К.б. (алып баручыга) Кызым, күзләрем начар күрә. Укып бир әле. А.б. (укый) Бүләкләр кирәкме? Залда бер бау сузылган булыр. Шуның очын табып, бау буйлап барсагыз,бүләкләрне табарсыз
Бар да бау очын эзлиләр, табалар, тарталар. (Бау озынрак булса, кызыграк була) Бауны тартып,бүләкләрне кертәләр.
К.б. Менә ич минем бүләкләрем (күрсәтә). Бу күчтәнәчләр барысы
да сезгә, дусларым. Соңыннан апагыз өләшеп бирер.Ә менә куян
белән Бүрегә үзем бирим әле. Бүләкләр бирә. Куян белән Бүре
рәхмәт әйтә.
Куян. Кыш бабай мин алдан китим әле. Бүрене сөйләштереп тор әле.
Бүре (көлә). Пошли, дорогой. Бүген мин сиңа тимим. Бүген
ашарыма күчтәнәчләр бар.
Кочаклашып чыгып китәләр.
К.б Балалар, инде миңа да китәргә вакыт. Теләкләрнең иң изгесе,
Иң яхшылары сезгә. Зур уңышлар алып килсен Яңа ел үзегезгә.
Имин килсен дөньялар, Сау булсыннар балалар. Хушыгыз,
дусларым, Киләсе елга да очрашырга да язсын.
Кыш бабай чыгып китә.
Яңа ел. Исәнмесез, кадерле дуслар!
Минем кебек яңа гына туган яшь
иптәшләр һәм күпне күргән өлкәннәр.
Сезгә яңа бәхетләр, яңа шатлыклар алып килдем.
Ышанычларыгызны аклармын. Барлык эшләрне дә тап төшерми
башкарырмын.
А.б. Әй, Яңа ел, бер дә тартынмыйм;..»
Хуҗа булып әйдә түргә уз.
Юлларыңа синең ак чәчәкләр
Кулларыңа бездән ипи-тоз.
Күңелләрдә шатлык та бар.
Бераз моңсу да никтер.
Алып баручы Яңа елга ипи-тоз бирә.
А.б. Син, Яңа ел, инде безгә
Матурлык кына китер.
Ныгысын дуслык, татулык
Иман бир балаларга.
Саулык-сәламәтлек китер
Озак-озак елларга.

Приложенные файлы

  • docx 22473136
    Размер файла: 29 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий